Фахерниса апаның 90 яшьлек юбилее

2015 елның 16 августы, якшәмбе

13 нче август көнне  Минзәлә районы Аю авылында яшәүче Тимерханова Фахерниса Мөхәмәдияр кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 1925 елның 13 нче августында Актаныш районы Чәчер авылында туа. 1941 елда Әгерҗе һөнәр училищесына укырга керә, укып бетергәч Муром шәһәренә эшкә җибәрәләр. Анда төрле колхоз эшләрендә эшли. 1946 елда Минзәлә районы Аю авылына Тимерханов Сахипзада исемле егеткә кияугә чыга. 9 бала үстерәләр. Кыхганычка каршы бүгенге көндә күбесе юк инде. Балалары: иң зурысы – Ягъфәр – 1947 елгы;Хильгать – 1950 елгы; Фәвис – 1953 елгы; Идиал – 1954 елгы; Изгать – 1956 елгы; Ягъфәр – 1959 елгы;Өлфәт – 1960 елгы;Назыйм, Җәмилә – 1964 елгы. Шуларның бүгенге көндә 3 генә исән. Фәхерниса апаның 8 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Туган көне белән котларга Минзәлә районы Советы җитәкчесе Роза Ягъфәр кызы Салдаева, Аю авылы җирлеге башкарма комитеты ярдәмчесе Ландыш Мозафар кызы Галеева, балалары, туганнары җыелган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International