ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2015 ел
сишәмбе
       17 август көнне Ютазы районы  Урыссу бистәсендә  дөньяга килгән  Сәйфетдинова Аделина Руслан кызына  100-нче номерлы туу турында таныклык тапшырылды. Бу матур, бәхетле гаиләне  районның бала тудыру йортында ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре котлады, бүләк һәм чәчәк букеты тапшырды.

18 нче август көнне Валерий Чершинцев Менделеевск районының Яңабирде авылы  халкы белән очрашты.

Район җитәкчелегенең, авыл җирлеге башлыкларының даими рәвештә халык белән очрашуы,  районның һәм авыл җирлекләренең үсешенә зур этәргеч бирә.

Алексеевск районында “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе булып үтте. Бу көнне беренче класска баручы балаларга ранецлар һәм мәктәп кирәк-яраклары бүләк иттеләр. Бу көн балаларга истә калсын өчен аларга матур концерт күрсәтелде.

2015 елның 18 августында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә игезәкләр туу акты теркәлде.  Алар ел башыннан бирле 22нче, ә бу айда 4нче пар булып санала.

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб тора. Акция максаты – төзәлми торган авыру балаларга ярдәм күрсәтү – Татарстан Республикасы балалар хосписы пациентларына.


17
август, 2015 ел
дүшәмбе

Халык уеннары, спорт ярышлары - 15 нче август , шимбә көнне, Татар Тәкәше авылында узган гаилә бәйрәменең аерылгысыз бер кисәге булды.

Сабыйларның беренче докуменларын алырга гаилә башлыгы Дамир Сәдриев үзенең зур гаиләсе белән килде. Яшь әти 30 яшендә өч бала атасы булу сөенечен яшерә алмады.

Котларга улы һәм кызы килделәр.

Нәкъ 50 ел элек, нәкъ шундый җәйге көнендә, яшь һәм матур Виктор белән Любовь ГХАТ бусагасын аттлап керделәр. 
Бәйрәмдә, быел бриллиант туйларын билгеләп узган Наилә һәм Габдулла Гарифуллинар гайләсен котладылар. Алар икесе дә авыл хуҗалыгы ветераннары. Бу хөрмәтле һәм мөхтәрәм гаилә, алар 4 бала үстергәннәр, хәзер 9 оныклары һәм 13 оныкчыклары бар.

16
август, 2015 ел
якшәмбе
Агымдагы елның 13 нче августында  Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Забировлар гаиләсенең бергә тормыш корып яши башлауларының 10 еллыгын бәйрәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International