Игезәкләр туу – икеләтә шатлык

2015 елның 18 августы, сишәмбе

2015 елның 18 августында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә игезәкләр туу акты теркәлде.  Алар ел башыннан бирле 22нче, ә бу айда 4нче пар булып санала. Игезәкләр 10 августта, 5 минут аерма белән Касимовлар Марат Наил улы һәм Алсу Рим кызы гаиләсендә туды. ГХАТ идарәсенә аларны теркәргә бәхетле әтиләре килде. Арслан һәм Руслан исемле бу ике нык бала, үзләрен күптән көттереп, туганнары һәм якыннарына, әлбәттә, шатлык китерделәр.  

Игезәкләрнең тууы элек-электән Ходай Тәгалә бүләге булып санала, чөнки алар әти-әниләре өчен  икеләтә шатлык,  хисләр ташкыны артуын аңлата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International