Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб тора. Акция максаты – төзәлми торган авыру балаларга ярдәм күрсәтү – Татарстан Республикасы балалар хосписы пациентларына.
Беренчеләрдән булып акциядә, 2015 елның 15 нче августында никахларын законлаштырган яшь гаилә Иван Валерий улы Шошев һәм Диләрә Габдулла кызы Аглиуллиналар катнашты. Никахлашу тантанасыннан соң, яшь гаилә балаларга исәнлек-саулык теләп кубка акча салды.
Яшел Үзән халкын яшьләрдән үрнәк алып, төрле хәйрия акцияләрендә катнашырга чакырабыз!