18 нче август көнне Валерий Чершинцев Менделеевск районының Яңабирде авылы халкы белән очрашты.
Район җитәкчелегенең, авыл җирлеге башлыкларының даими рәвештә халык белән очрашуы, районның һәм авыл җирлекләренең үсешенә зур этәргеч бирә.
Менделеевск районында халык белән очрашу уздыру матур традициягә әйләнде.
Чираттагы очрашу вакытында Яңабирде авыл җирлеге башлыгы Евгений Николай улы Никифоровның 2015 нче елның беренче яртыеллыгына отчеты тыңланды. Чыгышта авыл җирлегендә балалар туу һәм үлем-җитем булу очраклары турында да әйтеп кителде.
Валерий Сергей улы районның 2015 нче елның беренче яртыеллыгында ирешелгән иҗтимагый-икътисад үсеше нәтиҗәләре турында һәм алда торган планнар турында сөйләде.
Очрашу азагында Татарстан Республикасы дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы Комитетының рәисе, Татарстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Альберт Хабибуллин 2015 нче елның 13 нче сентяберендә Татарстан Президенты һәм җирле үзидарә органнарына узачак сайлаулар турында сөйләде.