Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Забировлар гаиләсенең гөлчәчәкләр бәйрәмен билгеләп үттеләр

2015 елның 16 августы, якшәмбе

Агымдагы елның 13 нче августында  Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Забировлар гаиләсенең бергә тормыш корып яши башлауларының 10 еллыгын бәйрәм иттеләр. Альберт белән Алсуның очрашып, танышып китүе очраклы  гына  килеп чыга. Яшь кенә сөйкемле кызны Альберт үз машинасында өенә кадәр кайтарып куя куюын, ләкин  сылу Алсу  аның җан тынычлыгын да үзе бәлән алып кала. Нәкъ 10 ел элек  - 2005 нче  елның 13 августында Забировлар гаиләсе  туа. Яшьләр бер-берсенә мәхәббәт вәгъдәләре биреп, бергә тормыш корып, яши башлыйлар. Бүгенге көндә Забировлар гаиләсендә өч кыз бала үсеп килә. Әминә, Алисә һәм Ясминә әти-әниләрен  әлеге матур юбилейлары белән котлап, аларга  чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр.

Түбән Кама районы  ГХАТ идарәсе белгечләре  Забировларны гөлчәчәкләр бәйрәме  белән котлап, аларга  көмеш юбилейларына  чакыру  тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International