2015 елның 15 августында Баулы районы Шәмәй авылында “Авыл көне” бәйрәме булып үтте

2015 елның 17 августы, дүшәмбе

Бәйрәмдә, быел бриллиант туйларын билгеләп узган Наилә һәм Габдулла Гарифуллинар гайләсен котладылар. Алар икесе дә авыл хуҗалыгы ветераннары. Бу хөрмәтле һәм мөхтәрәм гаилә, алар 4 бала үстергәннәр, хәзер 9 оныклары һәм 13 оныкчыклары бар. Бүгенге көндә дә, олы яшләренә карамастан, үзләренең шәхси хуҗалыгында эшлиләр. Юбилярларны район башлыгы урынбасары Хәсиятуллин Ф.Г., Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Шәйдуллина А.М., “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкиле Шараева Р.З., “Берлек” җәмгыяте җитәкчесе Җәләев З.К. һәм авылдашлары котладылар. Бәйрәмдә Томбарлы һәм Баулы мәдәният йортылары артистлары чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International