Халык уеннары, спорт ярышлары - 15 нче август , шимбә көнне, Татар Тәкәше авылында узган гаилә бәйрәменең аерылгысыз бер кисәге булды.
Бәйрәмгә олысы да , кечесе дә килгән иде. Клуб җитәкчесе Минсура Гыйниятуллина Тәкәш авылының хөрмәтле гаиләләре турында сөйләде. Алар арасында илле елдан артык бергә гомер итүче Кәшәфетдиновлар, Шиһабетдиновлар, Ахмәҗановлар гаиләләре аерым хөрмәткә ия. Шулай ук бәйрәмдә яшь Мусиннар гаиләсе дә катнашты. Концерт номерларын авылда яшәүчеләрнең һәм кайткан кунакларның балалары башкарды.
Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Розалия Насифуллина үзенең чыгышында: “ Бәләкәй генә авылда шундый матур бәйрәмнәр оештырылуы сөендерә. Быел Тәкәшлеләр үз көчләре белән Сабантуй үткәрделәр, бүген исә матур итеп ял итә белүләрен дә күрсәттеләр”,- диде.
Чарага чыкырылган ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева бүгенге көндә озак еллар бергә гомер итүче гаиләләр булуның шатлыклы күренеш икәнлеген әйтте һәм Татар Тәкәше авылының яшь парларын алардан үрнәк алырга чакырды.