«Урам бәйрәме»

2015 елның 14 августы, җомга

       Кичә, Васильево бистәсенең ике районында, урам бәйрәме уңаеннан, 2015 елның август аенда гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүче гаиләләрне котладылар.  Евгений Анатолий улы һәм Валентина Петр кызы Теньковлар, Юрий Алексей улы һәм Фирдания Фатхирахман кызы Кандалинцевлар, Сергей Яков улы һәм Татьяна Павел кызы Сухановлар, Александр Роман улы һәм Надежда Михаил кызы Савченковлар, Алексей Павел улы һәм Любовь Борис кызы Гришинлар гаиләләре 60, 45, 40, 35 һәм 30 ел кулга кул тотынып гомер иткәннәр. Васильево бистәсе җитәкчесе Лилия Виталий кызы Дашевская юбилярларны гаилә бәйрәмнәре белән котлап, мактау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

        Бәйрәм барышында, Тюрин, Юдин һәм Филатовлар гаиләләрен икенче балалары туулары белән котлап, интерактив уенчыклар бүләкләр иттеләр.

        “Васильево” дом культурасы концертыннан соң, Васильево бистәсе җитәкчесе Лилия Виталий кызы Дашевская  95 яшьлеге белән Александра Василий кызы Чугуновны, 85 яшьлеге белән Александра Парамонов кызы Тарыгинны һәм 80 яшьлеге белән Александра Степан кызы Чугуновны котлады, аларга корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы теләп бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International