11 август көнендә ГХАТ идарәсендә яңа туган балаларга исем кушу тантанасы уздырылды

2015 елның 14 августы, җомга

        2015 елның 11 август конендә  Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә балаларга исем кушу тантанасы уздырылды. Гаиләләр яңа туган сабыйларны тантаналы теркәү һәм туган илебезгә малай һәм кыз бүләк иткән ата-аналарны хөрмәтләү өчен җыйналдылар. Гыйлметдиновлар гаиләсе малай, Махонинлар гаиләсе, киресенчә, кыз дөньяга килүен, бик тә шатланып каршы алдылар. Гыйлметдиновлар гаиләсе яңа туган улларына Азрет, дип исем кушты, Махонинлар гаиләсе кызларына Валерия исеме сайладылар.

      Истәлекле вакыйга әти-әниләргә үзләренең янатуган балаларның иң беренче документлары – туу турында таныклык тапшыру куаныч һәм шатлык алып килде. Шулай да кечкенәләргә “Түбән Камада туганнарга” дигән истәлекле китапчык тапшырылды.

         Шушы тантананың иң кадерле кунаклары буларак сабыйларның дәү этиләре һәм дәү әниләре дә нәниләрне котларга килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International