Мамадыш районында озак яшәгән парларның юбилей бәйрәмнәрен Әхметовлар гаиләсен котлау

2015 елның 16 августы, якшәмбе

       Озак яшәгән парларның юбилей бәйрәмнәрен котлау Мамадыш районында традициягә әйләнде. Бриллиант туйларын билгеләп үтүче Әхмәтовлар гаиләсе дә игътибарсыз калмады. 2015 елның 14 нче августында район башкарма комитеты җитәкчесе  ярдәмчесе Смирнова Алена Петр кызы, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әхмәтшина  Фәния Салиҗан кызы һәм Түбән тәкәнеш авыл җирлеге рәисе Хәмидуллин Рөстәм Җиһангәрәй улы әлеге парларны өйләренә барып котладылар

   Әхмәтов Мәксут Хабибрахман улы Бөек ватан сугышы ветераны, ә Асия Әгъләм кызы тыл ветераны.

     Максут абый белән Асия апа 60 ел буе иңгә-иң куеп, бөтен авырлыкларны бергә җиңеп яшәгәннәр . Әхмәтовлар гаиләсе бик бай гаилә. Аларның иң зур байлыклары аларның 4 баласы һәм 4 оныклары. Максут абый белән Асия апа һәрвакыт аларның игътибар үзәгендә, аларның ярдәмен, мәрхәметен күреп, тату гомер кичерәләр.

    Вакыт Әхмәтовлар гаиләсен читләтеп үткән, күрәсең. Алар бүген дә яшь, ачык күңелле. Озак бергә тату яшәүнең серен алар авырлыкларлардан курыкмыйча, шатлыкны да, кайгыны да бергә уртаклашып, бер-береңне хөрмәт итеп, кадерләп яшәүдә, диләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International