ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

20 нче ноябрь көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсенә гадәти булмаган кунаклар килделәр. Йола тантаналары йортын 7 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр урап алды.

Лидия Иван кызы Полянка авылында туа. Хәзер бу авыл   юк инде , аның урынында  “Менделеевсказот” заводы эшли.  Ләкин бу авылда туып-үскәннәр   Полянка  авылын һәрвакыт  күңелләрендә саклыйлар.

Районда 20 удмурт авылы бар. Удмурт халкы тырышлыгы,бердәмлеге белән көчле. Һәм алар бүгенге көнгә кадәр үзләренең борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне яшь буынга  тапшырып киләләр.

Россия Президенты Владимр Путин исеменнән , район Башлыгы Анатолий Иванов исеменнән аны Урманчы  авыл жирлеге башлыгы Ильин А.Я., авылның Ветераннар Советы рәисе Чебышев Ф.А. һәм авыл хуҗалыгының сәркатибе Мугминова И.Р. тәбрикләделәр.

      Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, игезәк ике ир бала теркәлде.  Әниләре Егор белән Андрей дип кушты бер-бер артлы туган малайларга. Егор исеме грециядән килә, "җир хуҗасы"дигәнне аңлата. Егор эшчән натура. Андрей исеме, грек теленнән тәрҗемә иткәндә "батыр", хыялый кеше. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әнигә малайларга туу турында таныклык тапшырдылар, беренче тормыш документларын һәм чын күңелдән әлеге шатлыклы вакыйга белән котладылар, балаларны тәрбияләүдә иминлек, бәхет, шулай ук уңышлар теләп калдылар.

Бүген, 2015 елның 25 ноябрендә, түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Рафаил кызы Шәвәлиева чыгыш ясады.

2015 елнын 25 ноябрендә Буа район мәдәният сараенда Әниләр көне уңаеннан тантаналы чара үтте. Анда Адав-Толымбай авылыннан 5 бала тәрбияләгән Венера Николаевага һәм Иске Мәртледән 12 бала анасы Елена Матвеевага Татарстан Республикасы бүләге – “Ана даны” медале тапшырылды.

Әниләр коне - иң якты бәйрәм. Әни – һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! Бу көнне “Казан” гайлә үзәгенә 50 ел бергә гомер иткән парлар һәм ана капиталы сертификатын  алу өчен икенче, өченче балалары туган гайләләр чакырылды.  Тантана вакытында барлык әниләргә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Очрашуда узләренең матур җырларын һәм биюләрен Казан шәһәре Совет районының 171 мәктәп укучылары бүләк итте.

Кызганыч, ләкин тормышта үз балаларын ташлап китүче әти-әниләр дә бар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренә, кайвакытта, ни кадәр генә аяныч булса да, “атасы”, “анасы” графаларында сызык куелган туу турындагы таныклыклар бирергә туры килә.


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Балаларның хокукын саклау көненә багышланган “Синең хокукың бар” дип аталган түгәрәк өстәл эшендә Тукай районы ГХАТ бүлеге дә катнашты. Чарада 55 өлкән сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларны белгечләргә җиткереп тиешле җавап ала алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International