Районда 20 удмурт авылы бар. Удмурт халкы тырышлыгы,бердәмлеге белән көчле. Һәм алар бүгенге көнгә кадәр үзләренең борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшырып киләләр. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре, яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.