2015 елнын 25 ноябрендә Буа район мәдәният сараенда Әниләр көне уңаеннан тантаналы чара үтте. Анда Адав-Толымбай авылыннан 5 бала тәрбияләгән Венера Николаевага һәм Иске Мәртледән 12 бала анасы Елена Матвеевага Татарстан Республикасы бүләге – “Ана даны” медале тапшырылды. Бәйрәмгә районыбызның “Герой ана” исеменә лаек булучылар, күп балалы аналар, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең, Төньяк Кавказ регионы территориясендә башларын салган солдатларның, туган якларына кире әйләнеп кайту насыйп булмаган әфганчыларның әниләре дә чакырылган иде. Район җитәкчелеге аларның барысын да бәйрәм белән тәбрикләп, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды. Шул ук бәйрәмдә тантаналы рәвештә ана капиталы тапшырылды. Әниләр һәм бәйрәмгә килгән кунаклар да мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт карадылар.