20 нче ноябрь көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсенә гадәти булмаган кунаклар килделәр. Йола тантаналары йортын 7 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр урап алды.
Бөтендөнья балалар көне уңаеннан ГХАТ идарәсе белгечләре сабыйлар өчен кызыклы дәрес үткәрделәр. Нәниләргә гаилә һәм аның төрләре турында сөйләделәр. Балалар исә бик кызыксынучан булып чыктылар. Сораулары элеге темага гына түгел, хәтта ГХАТ идарәсе эшчәнлегенә дә кагылышлы иде.
Кыска вакытлы теориядән соң балалар табышмакларга җавап эзләделәр, күңелле бәйгеләрдә катнашып, коллаж ясадылар, “Сак бул, маймыллар!” исемле мультфильм карадылар.
Аралашу җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә үтте. Балалар вакытның узганын да сизмәделәр. Элеге экскурсия истәлеге итеп алар үз куллары белән ясаган коллажны ГХАТ идарәсенә бүләк итеп калдырдылар.
Балаларның көләч йөзләренә карап очрашу күңелле үтте дияргә була. Хушлашкан чакта булачак кияү һәм кәләшләр рәхмәт әйтеп, киләчәктә кабат очрашуны сорадылар.