Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, игезәк ике ир бала теркәлде. Әниләре Егор белән Андрей дип кушты бер-бер артлы туган малайларга. Егор исеме грециядән килә, "җир хуҗасы"дигәнне аңлата. Егор эшчән натура. Андрей исеме, грек теленнән тәрҗемә иткәндә "батыр", хыялый кеше. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әнигә малайларга туу турында таныклык тапшырдылар, беренче тормыш документларын һәм чын күңелдән әлеге шатлыклы вакыйга белән котладылар, балаларны тәрбияләүдә иминлек, бәхет, шулай ук уңышлар теләп калдылар.