Әниләр коне - иң якты бәйрәм. Әни – һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! Бу көнне “Казан” гайлә үзәгенә 50 ел бергә гомер иткән парлар һәм ана капиталы сертификатын алу өчен икенче, өченче балалары туган гайләләр чакырылды. Тантана вакытында барлык әниләргә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Очрашуда узләренең матур җырларын һәм биюләрен Казан шәһәре Совет районының 171 мәктәп укучылары бүләк итте.