Ютазы районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Уруссу бистәсендә яшәүче алтын юбиляр- Родионовлар гаиләсен котладылар. Лидия Николаевна һәм Николай Никитовичлар 1965 елның 23 ноябрендә никахларын теркәгәннәр һәм 50 ел инде кулга-кул тотынышып матур тормыш корып яшиләр.
Ютазы районы Уруссу бистәндә яшәүче Мария Васильевна һәм Павел Васильевич Королевлар 65 ел бергә гомер сукмагыннан атлап баралар. Аларның бу зур юбилейларын балалары, туганнары зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.
Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә рус халкы милли традицияләре белән Балыковлар Николай һәм Лиана гаиләсенең никахы теркәлде. Билгеле булганча, һәр илнең үзенә генә хас булган үзенчәлекле гореф-гадәтләре бар, ә инде шундый милли рухтагы никахлашу тантаналары аеруча матур һәм истә калырлык була.
Һәр елны Әниләр бәйрәме уңаеннан хатын –кызларга балалары һәм якыннары котлау сүзләрен җиткерә. Әниләргә итагатьле, игътибарлы булу һәркемнең изге бурычы. Кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән әниләребезне сөендереп яшәргә тиешбез.
Әниләр көнен бәйрәм итү уңаеннан Балалар сәнгать мәктәбенең эстетика бүлегендә “Әниләргә чәчәк бәйләме” дип аталган күргәзмә оештырылды.
Бу көнне икенче һәм өченче балалары туган 8 гаилә сертификат алды. Тантаналы чарада Кукмара районы пенсия фонды бүлекчәсенең җитәкче урынбасары Нәбиева Зөһрә Вагиз кызы катнашты.
Шундый темага “Гармония” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге базасында Нурлат аграр техникумы студентлары белән очрашу узды. Чарада район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлшат Евлахина катнашты.
2015 елның 25 ноябрендә ЗАГС бүлеге хезмәткәренең никахын тантаналы теркәү булды. Төхвәтуллина Мария үзе дә эш дәверендә дистәләгән яңа өйләнешүчеләрнең никахын теркәде. Ә бу көнне иң матур котлау сүзләре аның һәм сөйгәне Анатолий адресына яңгырады. Яшь гаиләгә бәхет, тигезлек, иминлек теләделәр.
Бу юлы да район хакимиятенең зур утырышлар залы район яшүсмерләре һәм аларның әти-әниләре карамагында иде. Биредә 14 яше тулган апаслыларга паспортлар тапшырылды. Ике ел элек традициягә кергән шушы тәртиптә районның барлыгы 455 егет һәм кызы тәүге төп документын Апаска килеп, әнә шундый гомергә истә калырлык вакыйгада катнашып кулына алды.
20 нче ноябрь көнне ГХАТ идарәсе белгечләре шәһәр һәм район укучыларына балаларга хокукый ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр.