20 нче ноябрь көнне ГХАТ идарәсе белгечләре шәһәр һәм район укучыларына балаларга хокукый ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр. ГХАТ идарәсе начальнигы Бэлла Махотина балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрде. Очрашу кысаларында ул гаилә коруга карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыруга зур басым ясады. ГХАТ идарәсе начальнигы урынбасары Гузәл Сәгыйтова “Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы”нда белем алучы бишенче сыйныф укучылары белән очрашты. Ул әкият сюжетларына нигезләнеп кадетларга балалар хокукы һәм аларны яклау хакында сөйләде. Икнче урта мәктәпнең җиденче сыйныф укучылары эшлекле уенда катнаштылар. ГХАТ идарәсе начальнигы урынбасары Гөлназ Закирова аларга “Синең хокукларың турында конвенция” темасына мини-лекция әзерләгән иде. ГХАТ идарәсенең баш белгече Галина Кузнецова беренче мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары арасында “минем белергә хокукым бар” дигән дәрес үткәрде. Нәтиҗәдә малайлар һәм кызлар балалар хокукы җыелмасы турында, шулай ук гаилә кануннары нигезләрен белә алдылар. Сохрау авыл хуҗалыгы сәркатибе Татьяна Фролова мәктәп укучылары өчен “Хокук әлифбасы” дәресен үткәрде. Ә Кама Аланы бистәсенең ГХАТ идарәсе бүлеге начальнигы Әлфия Хаппанова балалар район Думасы депутатлары белән очрашып, балалар хокукын яклаучы канунчылык турында сөйләште.
ГХАТ белгечләре белән очрашуда катнашкан малай-кызлар балалар хокуклары һәм аларны яклау турында файдалы белем туплый алдылар. Ләкин бу дәресләр үсмерләрне гаилә канунчылыгы белән таныштыру өчен генә үткәрелмәде. Төп максат - яшьләрне гаилә коруга карата җитди уйлануга этәрү иде.