Әниләргә чәчәк бәйләме

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Әниләр көнен бәйрәм итү уңаеннан Балалар сәнгать  мәктәбенең эстетика бүлегендә “Әниләргә чәчәк бәйләме” дип аталган күргәзмә оештырылды.

Әниләргә мәхәббәт һәм  хөрмәт тәрбияләү, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә гаиләнең әһәмиятен арттыру – күргәзмәнең төп максаты булды.

Күргәзмәдә театр һәм бию классларында белем алучыларның эшләре урын алды. Шулай ук  монда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үткәндә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнгән ирле-хатынлы Николай Иван улы һәм Ольга Александр кызы Фадеевларның укучылары  эшләрен дә күрергә була иде.

  Күргәзмәгә куелган һәр эш нинди чара белән башкарылуына карамастан, зур ярату белән эшләнгән .  Аларның һәрберсеннән җылылык бөркелә иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International