20 ноябрьдә балаларга хокук ярдәме күрсәтү көнендә тантаналы шартларда паспортларны тапшыру бәйрәме үткәрелде

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Бу юлы да район хакимиятенең зур утырышлар залы район яшүсмерләре һәм аларның әти-әниләре карамагында иде. Биредә 14 яше тулган апаслыларга паспортлар тапшырылды. Ике ел элек традициягә кергән шушы тәртиптә районның барлыгы 455 егет һәм кызы тәүге төп документын Апаска килеп, әнә шундый гомергә истә калырлык вакыйгада катнашып кулына алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International