Бу көнне икенче һәм өченче балалары туган 8 гаилә сертификат алды. Тантаналы чарада Кукмара районы пенсия фонды бүлекчәсенең җитәкче урынбасары Нәбиева Зөһрә Вагиз кызы катнашты. Ул тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырды, гаилә тулылану белән котлады, нык сәламәтлек, уңышлар, мул тормыш теләде. Шулай ук, бәхетле ата-аналарны хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Җамалиева Светлана Валентин кызы да котлады. Чакырылган кунакларга җырчы Илнар Камалиев җыр бүләк итте.
Чарадан соң барлык катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.