Зәй муниципаль районында тантаналы рәвештә Ана капиталы сертификатын тапшыру

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

   Һәр елны Әниләр бәйрәме уңаеннан хатын –кызларга балалары һәм якыннары котлау сүзләрен җиткерә. Әниләргә итагатьле, игътибарлы булу һәркемнең изге бурычы. Кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән әниләребезне сөендереп яшәргә тиешбез. Әниләребез  алдында без мәңге бурычлы. 2015 нче елның 26 ноябрендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балаларын тапкан 9  ханымга  Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмдә сабыйлар туган гаиләләргә якты киләчәк, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп котлау сүзләре әйтелде, чөнки  хатыннарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International