Ютазы районы Уруссу бистәндә яшәүче Мария Васильевна һәм Павел Васильевич Королевлар 65 ел бергә гомер сукмагыннан атлап баралар. Аларның бу зур юбилейларын балалары, туганнары зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.