Кызганыч, ләкин тормышта үз балаларын ташлап китүче әти-әниләр дә бар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренә, кайвакытта, ни кадәр генә аяныч булса да, “атасы”, “анасы” графаларында сызык куелган туу турындагы таныклыклар бирергә туры килә.
Мондый балалар хастаханәгә урнаштырылалар һәм шунда медицина тикшеренүе узалар. Нәкъ менә хастаханә палатасы айлар, кайчагында исә еллар дәвамында нарасыйлар өчен өй булып тора...
Бүгенге көндә Бөгелмә балалар хастаханәсендә гаилә назыннан мәхрүм җиде бала ята: бишесе – яңа туган балалар, ә тагын икесе – зурраклар бүлегендә. Аларның эчкерсез күзләренә карап, йөрәк телгәләнә...
Без – зурлар, үз балаларыбызны зур тормышка әзерләргә, аларны яратырга һәм ярата белергә, тормыш сынауларыннан курыкмаска өйрәтергә тиешбез. Балалар – безнең киләчәгебез!
Ихлас күңелдән һәр баланың үз гаиләсе булуын телисе килә. Планетаның барлык нарасыйларына сәламәтлек һәм янәшәләрендә һәрвакыт аларны сөюче әти-әнисе булсын!