Шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилее унаеннан Сотово авылында гомер итүче Хуҗәхмәтова Фаимә Фәсәхутдиновна котлаулар кабул итте

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Россия Президенты Владимр Путин исеменнән , район Башлыгы Анатолий Иванов исеменнән аны Урманчы  авыл жирлеге башлыгы Ильин А.Я., авылның Ветераннар Советы рәисе Чебышев Ф.А. һәм авыл хуҗалыгының сәркатибе Мугминова И.Р. тәбрикләделәр.

Фаимә ханым тумышы белән Әгерҗе районыннан. 1947 елда сугыш ветеранына кияүгә чыга. Аның белән алар бергәләп дүрт бала тәрбиләп үстерәләр. Бүгенге көндә ул 7 онык һәм 10 оныкчык өчен яраткан әби.

    Хәзерге көндә Фаимә ханым кызы Вәсилә гаиләсендә гомер итә. Кадерле юбилярны котларга барлык туганнары һәм дуслары  жыелган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International