Тыл һәм Карпов исемендәге химзавод ветераны, күп балалы әни Лидия Куликованың күренекле юбилее

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Лидия Иван кызы Полянка авылында туа. Хәзер бу авыл   юк инде , аның урынында  “Менделеевсказот” заводы эшли.  Ләкин бу авылда туып-үскәннәр   Полянка  авылын һәрвакыт  күңелләрендә саклыйлар.

  • Лида , гаиләдә олы бала буларак,   сугыш елларында үзенең  өлешен дә безгә ашата иде,- дип искә ала  сеңлесе Прасковья. Ул үзенең апасына булган рәхмәтләрен шигырь юлларына салган.

Олы бәйрәме белән Лидия Иван кызын  балалары, сеңелләре, оныклары, туганнары  гына түгел, башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары  Константин Макаров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әлфия Салаватуллина ,  Карпов исемендәге химзаводның ветераннар Советы рәисе Роза Ахметова, Профсоюз комитеты рәисе урынбасары Татьяна Митшина һәм башкалар да кайнар котлады.   Россия Президенты Владимир Путиннан килгән котлау открыткасы , район  һәм завод  җитәкчелеге әзерләгән  бүләкләр  бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International