Бүген, 2015 елның 25 ноябрендә, түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Рафаил кызы Шәвәлиева чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында Альбина Рафаил кызы республикада демографик хәлне чагылдыра торган статистик мәгълүматлар белән, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендәге төп тенденцияләр белән таныштырды. Әлеге чыгышта аеруча игътибар ГХАТ органнары тарафыннан мөстәкыйль рәвештә һәм башка оешмалар ярдәме белән уздырыла торган, гаилә институтын ныгытуга юнәлтелгән чараларга бирелде:
1. Үсеп килүче буын белән эш - "Гаилә белеме" курсы, 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Гаилә тәрбиясе әлифбасы", "Бүгенге заман гаиләсенә минем карашым" брейн-ринг уены һ.б.
2. Имин гаиләләр белән эш – гаилә юбилейларын үткәрү, ТР Президенты һәм аның тормыш иптәше исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен тантаналы кабул итү мәҗлесе, "Яшь гаилә мәктәбе" проекты кысаларында очрашулар һ.б.
3. Аерылышулар профилактикасы - Казан шәһәре ГХАТ идарәсе бүлекләре базасында "Ышаныч" комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә "Бергә бәхетле" тәҗрибә-психологик программасы, "Гаилә эше" проекты - "Миллениум" радиосында радиотапшырулар циклы, Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвен гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең "ГХАТ органнары хезмәткәрләре эшендә медиация инструментларын куллану" программасы буенча квалификация арттыру курслары һ.б.