1 июнь көнне илебезнең барлык төбәкләрендә Бөтендөнья балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу көн балаларның яраткан бәйрәмнәре генә түгел, ә өлкәннәргә балаларның һәрвакыт ярдәмгә, кайгыртуга мохтаҗ һәм алар алдында җаваплы булуларын искә төшерү дә.
Су! Һәр кешенең тормышында ул аерым мөһим урын алып тора. Су – ул тормыш чыганагы, буйсындыра алмаслык көч һәм тынычлык, серле, сихри һәм тылсымлы. Су агымын, аның агышын сәгатьләр буе карап була.
1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Бөгелмә шәһәренең үзәк мәйданындагы Никахлар сарае каршында төрле төстәге утлар белән балкый торган музыкаль фонтан ачылды. Әле шәһәр тарихында беренче тапкыр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әлеге көтеп алынган вакыйганың шаһитлары булды. Хәзер өйләнешүче парларга фотосессия үткәрү өчен тагын бер күркәм урын барлыкка килде. Шәһәр халкына ясаган шушындый матур бүләк өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәт җиткерәбез.
2015 елда 1 июньда туган 73 бала Казан ЗАГС Идарәсендә теркәлде. Бу көнне туган кешеләр иҗади һәм оригиналь була. Быел да бу көнне туган балалар аз булмас дип ышанабыз
Халыкара балаларны яклау көнендә Бөгелмә шәһәре бала тудыру йортында матур чара булып узды – яңа туган сабыйны тантаналы төстә өенә,
2016 елның 1 июнендә Югары Ослан муниципаль районының мәдәният сарае мәйданында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС булеге җитәкчесе катнашуы белән танатаналы чара - “Балаларны яклау көне” узды.
Бүген Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан “Энергетик” мәдәният сарае каршысында тантаналы чара узды. Балалар өчен төрле конкурслар һәм уеннар үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре концерт оештырдылар.
2015-2016 нчы уку елының соңгы көнендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе, берничә сәгатькә генә булса да, Әкиятләр иленә әверелеп, кечкенә кунакларын кабул итте.
01 июнь көнне Баулы шәһәренең үзәк мәйданында балаларны яклау көненә багышланган чаралар узды.
Балаларны яклау көнендә үзләренең балаларына ата-ана нинди бүләк ясый ала, әлбәттә, Тукай районы ГХАТ бүлегендә никахларын теркәү.
Барыгызны да искиткеч бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне белән сезне чын күңелдән тәбриклибез! Бу көн безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле, чөнки балалар – безнең киләчәгебез, алар безгә шатлык һәм бәхет бирүчеләр.