ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Пермь шәһәрендә “Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2016” IV округ фестиваль-конкурсының финалы узды.

2016 елның 1 июнь көнендә Балаларны яклау көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Бәхетле балачак» проекты кысаларында, үзенчәлекле акция узды.

 2016 нчы елның 1 июнендә Бөтендөнья балаларны яклау көнендә Шәмәрдән бистәсендә  Шәмәрдән мәдәният бүлеге һәм МСЦ «Яшьлек»  хезмәткәрләре белән берлектә Балалар Сабантуе үткәрелде.              

2016 нчы елның 1 нче июнь конендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе Балалар саклау көненә багышланган “Бәхетле балачак” проекты кыйссасында балага исем куштыру тантанасын үткәрде.

2016 нчы елның 1 нче июнь конендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Балалар саклау көненә багышланган “Бәхетле балачак” проекты кыйссасында шәһәребезнең балалар табу йортында яшь аналарны тормышларының истәлекле вакыйгалары белән котлап.

Бүген гражданлык эшләрен тикшергәндә туган сораулар, мәсьәләләр буенча судьяларның киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Рафаил кызы Шәвәлиева катнашты.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Яңа Ашыт авылында яшәүче Шәмсебану Йосыпованы 100 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” хәйрия акциясе дәвам итә.

Әлеге акциядә районыбызның ваемсыз булмаган һәр кешесе катнаша. Хәйриягә бирелгән акчаның һәр сумы кадерле, чөнки ул Казан шәһәрендә урнашкан Анжела Вавилова исемендәге Балалар хосписында дәваланучы авыру балаларга ярдәм булачак.

Халыкара балаларны яклау көнендә Бөгелмә бала тудыру йортында өч сабый дөньяга туды. Өчесе дә – малайлар. Бик тиздән алар тормышларындагы беренче документка – туу турындагы таныклыкка ия булырлар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре исеменнән әлеге гаиләләрне шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз. Ә нарасыйларга ныклы сәламәтлек, бәхетләр телибез!

Беренче җәй көне, 1 нче июнь, балаларны яклау көне. Сарман районы ял паркында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур тантана узды. Район җитәкчелеге балаларга изге теләкләрен җиткерде. Балалар концерт номерлары белән куандырдылар. Алар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, ярыштылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать калдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International