Шәмсебану әбигә 100 яшь!

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Яңа Ашыт авылында яшәүче Шәмсебану Йосыпованы 100 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Шәмсебану әби 100 яшьлек юбилеена да бик матур, сокланырлык итеп килеп җиткән. Кадер–хөрмәттә, балалары, оныклары, онык чыкларының мәхәббәтен тоеп яши ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International