2016 нчы елның 1 нче июнь конендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе Балалар саклау көненә багышланган “Бәхетле балачак” проекты кыйссасында балага исем куштыру тантанасын үткәрде.
Галимовлар гаиләсендә “Таң йолдызы” дигән мәгънәгә ия булган Чулпан исемле кыз туа. Яшь пар Лилия белән Ирек инде икенче тапкыр әти-әни булу шатлыгын татыйлар. Аларның гаиләсендә кечкенә уллары Ренал усеп килә. Аларга Никахлашу сараеның төп залында туганнары һәм якыннары каршында кызларының туу турында таныклыгы тапшырыла.
Тантананың узенчәлекле кунагы итеп Дәүләт автомобиль инспекциясе бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Александр Крайнов чакырылды. Галимовлар гаиләсен элеге шатлыклы вакыйга белән котлаганда гаилә башлыгы Ирекнең полиция хезмәткәре булуын да билгеләп үтте. Александр Крайнов кечкенә Чулпанны барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап биргән автокресло белән бүләкләде. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе начальнигы Белла Махотина сабыйга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм бәхетле балачак теләп, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Тубән Кама шәһәре мэры исеменнән бүләкләр һәм котлау хаты тапшырды.