2016 нчы елның 1 июнендә Бөтендөнья балаларны яклау көнендә Шәмәрдән бистәсендә Шәмәрдән мәдәният бүлеге һәм МСЦ «Яшьлек» хезмәткәрләре белән берлектә Балалар Сабантуе үткәрелде.
Әлеге бәйрәмдә балалар төрле конкурс, ярышларда үзләренең көчләрен сынап карадылар. Бәйрәм матур концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Милли бәйрәм балаларга бик ошады.
Бәйрәм ахырында балалар түземсезлек белән тәбрикләү тантанасын көттеләр. Бер балада игътибарсыз һәм бүләксез калмады.