Беренче җәй көне, 1 нче июнь, балаларны яклау көне. Сарман районы ял паркында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур тантана узды. Район җитәкчелеге балаларга изге теләкләрен җиткерде. Балалар концерт номерлары белән куандырдылар. Алар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, ярыштылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать калдылар.
Балаларыбыз сәламәт, бәхетле булып үссеннәр, балачак бер генә вакыт, аның шатлыгын тоеп яшәсеннәр.