Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” хәйрия акциясе дәвам итә.
Әлеге акциядә районыбызның ваемсыз булмаган һәр кешесе катнаша. Хәйриягә бирелгән акчаның һәр сумы кадерле, чөнки ул Казан шәһәрендә урнашкан Анжела Вавилова исемендәге Балалар хосписында дәваланучы авыру балаларга ярдәм булачак.
1 июнь Халыкара балаларны яклау көнендә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һәм бүлеккә мөрәҗәгать итүчеләр бер мең сум акча җыеп бирделәр.