Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Бәхетле балачак» проекты

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

       2016 елның 1 июнь көнендә Балаларны яклау көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Бәхетле балачак» проекты кысаларында, үзенчәлекле акция узды. ГХАТ Идарәсе белгечләре өйләнешүчеләрне һәм кунакларны «гаилә иҗаты почмагына» чакырдылар.

        Яшьләр төсле кәгазьдән яфраклар кисеп, «Изге гайлә агачына» туачак балаларына җылы теләкләрен яздылар. Никахлашу Сарае кунаклары рәхәтләнеп  күп фрагментлардан ясалган «Бәхетле Түбән Кама гаиләсе» рәсемен буядылар.

         Рәсемне бөтенләй башка төрле кешеләр ясаганга карамастан, рәсем бик матур, гаилә иминлеге һәм бәхете белән тулы булып килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International