1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә, Пермь шәһәрендә “Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2016” IV округ фестиваль-конкурсына нәтиҗә ясалды.
Фестивальдә Идел буе федераль округында яшәүче, ике һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала, шулай ук тәрбиягә һәм опекага алган балаларны тәрбияләүче гаиләләр катнашты. 31 май көнне барлык катнашучы гаиләләр жюрины үзләренең визит карточкалары белән таныштырдылар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Әхмәтҗанов Р.Х. Татарстаннан жюри әгъзасы иде. Ә төп жюри әгъзасы булып актриса, телевидение һәм радио тапшыруларын алып баручы Яна Евгеньевна Поплавская торды.
Катнашучыларны 11 номинациядә бүләкләделәр. Татарстан Республикасыннан Хабиевлар гаиләсе "Интернациональ гаилә" номинациясендә җиңде.
Җиңүче итеп Ульяновск өлкәсеннән Идрисовлар гаиләсе табылды. Икенче урында Пермь краеннан Хохловлар гаиләсе. Өченче урынны Саратов өлкәсеннән Изюминнар гаиләсе алды.