ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Лаеш районы Комлы-Ковал авылында “Балачак - әкият иле” дигән бәйрәм уздырылды. Бу искиткеч бәйрәм авыл мәдәният йорты көче белән оештырылды. Әлбәттә иганәчеләр ярдәме белән. Бәйрәмдә күптөрле аттракционнар, театральләштерелгән Балачак әкияте программасы, клоуннар чыгышы, котлаулар булды һәм концертларда, спорт чараларында актив катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.

     1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан һәр елны, Теләченең  ял паркында зур бәйрәм булып уза. Быел да шул уңайдан, балалар өчен Теләче музыка мәктәбе, гражданлык актларын теркәү бүлеге, гаиләгә, һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре бик күңелле бәйрәм әзерләгәннәр иде. Бәйрәмдә җырлар, биюләр белән бергә, балалар өчен төрле конкурслар, кызыклы уеннар үткәрелде, һәрберсенә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Балаларның шат, көләч йөзләрен күреп күңел сөенеп торды. Аларның шат авазлары гел шулай яңгырап торсын иде...


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

       Балаларны яклау көне уңаеннан ГХАТ идарәсе коллективы Идел буе районы балалар йортында кунакта булдылар.

Хатын кыз өчен иң зур бәхет әни булу. Әни булган кеше балаларга бер кайчан битараф булмаячак. Аның йөрәге мәхәббәт белән тулы.

Балаларны яклау көне – иң популярлашкан халыкара балалар бәйрәме. Бу көнне бар җирдә балаларның йөзләрендә эчкерсез елмаю, шатлыклы тавышлары ишетелә. Бәйрәм уңаеннан, Актаныш районында Мәдәният һәм Сәнгать паркы каршындагы мәйданда зур чара оештырылды. 

        Наилә Казанда туып үскән, ә Ринат Волгоград шәһәрендә. Безнең хәзерге гаҗәеп дөньяда киртәләр юк. Наилә һәм Ринат бер-берсен интернет челтәре аша эзләп табалар. 25 март яшь парлар өчен үзенчәлекле көн. Бәхет көне, дөресрәге - өчләтә бәхет. Уллары Дамир, кызлары Эльмира һәм Амира дөньяга килгән көн.  

       Шулай ук ата-аналарны Казан шәһәре Вахитов районы Пенсия фонды Идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ирек Хәбибуллин мөһим вакыйга белән котлады.

1 июньдә Казан Кремлендә “Без Кремльне яратабыз” дигән балаларны яклау көне уңаеннан балалар фестивале уздырылды.

Баһадир Демьян 3110 гр. һәм 52 буй белән иртәнге 31-нче майда доньяга килә.

2016 елның 1июнендә Чистай муниципаль районы  Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге  хезмәткәрләре балалары тууны  теркәүче барлык әти-әниләрне  күңелле  бәйрәм - Балаларны халыкара  яклау көне белән ихластан  тәбрик иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International