ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Быелгы бәйрәм тагын бер яңалык белән баетылган иде. Кичәгә быел һәм узган ел игезәк балалары туган биш гаилә кунакка чакырылган. Дөрес, аларның өчесе генә килә алды. Сәхнәгә игезәкләре Ильяс һәм Илсаф белән ирле-хатынлы Сафиннар (Базарлы Матактан), Динар һәм Динараны күтәреп Әхмитовлар (Базарлы Матактан), Адилә һәм Рифат белән Галәветдиновлар (Түбән Әлморзадан) күтәрелгәндә зал көчле алкышларга күмелде. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина бәхетле әти-әниләргә чәчәк бәйләмнәре, бәбиләргә аталган бүләкләрне тапшырды.

Алабугада балаларны яклау көне 12 сәгать дәвамында төрле чаралар белән уздырылды. Бер мәйданда спорт уеннары булса, икенчесендә коляскалар парады. Александр паркы бу көнне гөрләп торды. Пионер паркы рәсем ясаучыларны кабул итте, “Иллюзион” кинотеатры исә ишегалды бәйрәме оештырды.

Лаеш муниципаль районы Урта Девятово культура йортында балаларны яклау көненә багышланган “Әкиятле эстафета” уздырылды. Балалар бик актив “Курочка ряба, Конек Горбунек, Кот в Сапогах” эстафета конкурс-ларында катнаштылар. Шулай ук балалар үзләрен әкият белгечләре икәннәрен дә исбатладылар. Күп кенә викториналар тәгъдим ителде: “Рус әкиятләре батырлары”, “Әкият җанварлары”. Бәйрәмнең бизәге булып балалар коллективларының концерты булды.

Актаныш районы Күҗәкә авылы тыл ветераны Маннапова Фархезиган Гиздат кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.

Баулы шәһәрендә яшәүче Геннадий Василий улы һәм Мария Алексей кызы Макаровлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Юбилярлар – сугыш чоры балалары, күпләр кебек авыл басуларында һәм төзелештә эшләгәннәр. Авыр тормыш итүгә карамастан, алар рухи яктан сынмаган-сыгылмаган, ярдәмчеллек, тырышлык, мәрхәмәтлелек кебек күркәм сыйфатларны саклап кала алганнар. Макаровлар гаиләсе күпсанлы бүләкләргә һәм мактау билгеләренә лаек.

Балаларны яклау көнендә Тукай районында күп төрле бәйрәм чаралары узды. Шулар арасында мөмкинлекләре чикле балаларның сабантуй бәйрәмендә ГХАТ булеге дә катнашты. Чарада йөздән артык бала катнашты. Төрле ярышлар оештырылды һәм һәр җиңүчегә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең ахырында балаларга татлы бүләк - туңдырма таратылды.

2016 елның 2 июнь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1500-нче номерлы астында бала туу турында акт язмасын теркәлде.            

    Кызык, мавыктыргыч балалар  иленә район катнашучылары балаларны яклау Көненә багышланган бәйрәменә, киттеләр. Аксубай сокланып, рәхәтләнеп, барлык бию һәм җыр конкурсларында, уен һәм танып-белү мәйданчыгында оештырылган бәйрәмдә катнашты. Балалар бәхетенә , иганәчеләр һәм ЗАГС бүлегеннән бәйрәмгә яшь катнашучыларга призлар, сувенирлар һәм татлы бүләкләр тапшырылдылар.

Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүче Мортазина Зәкия Әхмәтҗан кызы үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тыл һәм хезмәт ветераны Зәкия  апа Әлмәт районы Сөләй авылында туа. Яшьлек чоры дәһшәтле сугыш чорына туры килә. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.

12 кыз бала һәм 9 ир бала дөньяга барлыкка килде.

Кызыклы факт, 12 май көнне дүрт бала туган. Алар: Сәйдә Вәлиева, Эмилия Минһаҗева, Самир Гаряпов һәм Даниил Соломатин. Шунысы куанычлы, гаиләләрдә өченче һәм дүртенче бала саны артканнан арта бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International