Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 1500-нче сабый теркәлде

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

        2016 елның 2 июнь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1500-нче номерлы астында бала туу турында акт язмасын теркәлде.            

        «Юбилейлы» кыз бала Раил һәм Венера Хайрутдиновлар гайләсендә туды. Бәхетле әти-әниләр, үз кызына популяр «Ралина» исемен кушалар, борынгы шумер теленнән ул «Кояш» дигәнне аңлата. Кечкенә апае туганына Хайрутдиновларның өлкән уллары Данис та шат.

         Туу турында таныклыкны һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшиннан котлау хатын тапшырганда, белгечләр яшь әти-әниләрне бала туу белән котладылар, гаиләгә уңышлар, иминлек һәм балаларны тәрбияләүдә зур уңышларлар теләделәр.

         «Кадерле нәни түбәнкамалы! Шәһәребезнең түгәрәк юбилеенда сезнең гаиләдә тормыш бизәге булып, синең дөньяга килүең нинди зур куаныч! Балалар – тормышыбызның чәчәге бит. Ә Түбән Каманың 50 еллыгы алдыннан туган балалар яраткан шәһәребезнең һәр урамына, йортына ямь өстәп, аны тагын да гүзәлрәк итә. Шәһәребез, һичшиксез, томышыңда сине уңышка һәм бөек казанышларга илтүче якты йолдызга әвереләчәк!» – котлау хатыннан нәни түбәнкамалыларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International