Лаеш муниципаль районы Урта Девятово культура йортында балаларны яклау көненә багышланган “Әкиятле эстафета” уздырылды. Балалар бик актив “Курочка ряба, Конек Горбунек, Кот в Сапогах” эстафета конкурс-ларында катнаштылар. Шулай ук балалар үзләрен әкият белгечләре икәннәрен дә исбатладылар. Күп кенә викториналар тәгъдим ителде: “Рус әкиятләре батырлары”, “Әкият җанварлары”. Бәйрәмнең бизәге булып балалар коллективларының концерты булды.
Концерт ахырында барлык балалар да баллы күчтәнәчләргә ия булдылар.