Тыл һәм хезмәт ветераны Мортазина Зәкия Әхмәтҗан кызының 90-яшьлек юбилее

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүче Мортазина Зәкия Әхмәтҗан кызы үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тыл һәм хезмәт ветераны Зәкия  апа Әлмәт районы Сөләй авылында туа. Яшьлек чоры дәһшәтле сугыш чорына туры килә. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.

Аны гомер  бәйрәме белән район, бистә җирлеге җитәкчелеге, туганнары тәбрикләделәр. Зәкия апага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хаты, район башлыгының истәлекле бүләге тапшырылды. Зәкия апага ныклы сәламәтлек, балаларының игелеген күреп яшәвен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International