Казан Кремлендә Балачак, тундырма, һәм бәхетле елмаюлар бәйрәме булды.

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

1 июньдә Казан Кремлендә “Без Кремльне яратабыз” дигән балаларны яклау көне уңаеннан балалар фестивале уздырылды.

Фестивальне сәг. 11дә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин ачты.

Казан ЗАГС Идарәсе бу бәйрәмгә нәкъ бер ел элек балалары туган 40 гаиләне чакырды. “Казан Кремле” музей-заповедник администрациясе бәбиләргә матур йомшак уенчыклар бүләк итте, котлау сүзе белән Зилә Рахимьяновна Вәлиева чыгыш ясады. Һәр гаиләгә уникаль  магнитлы фотолар бүләк ителде.

Бәйрәм сәг. 15кә кадәр барды, монда концерт та, асфальтта рәсем ясау буенча конкурс та һ.б. лар булды. Казан Кремле музеена керү бушлай.

Барлык балаларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International