Теләчедә Халыкара балаларны яклау көне

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

     1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан һәр елны, Теләченең  ял паркында зур бәйрәм булып уза. Быел да шул уңайдан, балалар өчен Теләче музыка мәктәбе, гражданлык актларын теркәү бүлеге, гаиләгә, һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре бик күңелле бәйрәм әзерләгәннәр иде. Бәйрәмдә җырлар, биюләр белән бергә, балалар өчен төрле конкурслар, кызыклы уеннар үткәрелде, һәрберсенә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Балаларның шат, көләч йөзләрен күреп күңел сөенеп торды. Аларның шат авазлары гел шулай яңгырап торсын иде...

          Бәйрәм ахырында балаларга бушлай тундырма таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International