Шулай ук ата-аналарны Казан шәһәре Вахитов районы Пенсия фонды Идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ирек Хәбибуллин мөһим вакыйга белән котлады.
Акибанк вәкилләре Замалтдинова Тәнзилә һәм Минһаҗева Гүзәл әти-әниләргә ипотека кредиты шартлары турында аңлаттылар һәм барлык әниләргә дә чәчәк букетлары бүләк иттеләр.
Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты барлык ата-аналарга балалар сөт кухнясы продукциясен тапшырды.
Барлык балаларны да бәйрәм белән котлыйбыз! Аларга шатлык һәм бәхет телим!