Казан шәһәре ГХАТ идарәсе Идел буе районы балалар йорты балалары өчен бәйрәм һәм хәйрия акциясе уздырдылар

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

       Балаларны яклау көне уңаеннан ГХАТ идарәсе коллективы Идел буе районы балалар йортында кунакта булдылар.

       Жәйнең беренче көне һәм жәйге каникуллар вакыты җитте. Балаларга кунакка ГХАТ идарәсе начальнигы Габбасова Гүзәл Фәрит кызы, Идел буе районы ГХАТ начальнигы Потапова Вера Василий кызы, Идел буе районы буенча «Бердәм Россия» кабул итү бүлеге башлыгы Андреева Татьяна Владимир кызы килделәр. Кунаклар балаларның жәйге ялы куңелле узсын өчен төрле спорт инвентарьлары бүләк иттелэр. Аннан сон балалар туңдырма ашадылар, чәй эчтеләр. Аларга җәйге яллаларын күңелле үткәрүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International