Актаныш муниципаль районында балаларны яклау көне үткәрелде

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Балаларны яклау көне – иң популярлашкан халыкара балалар бәйрәме. Бу көнне бар җирдә балаларның йөзләрендә эчкерсез елмаю, шатлыклы тавышлары ишетелә. Бәйрәм уңаеннан, Актаныш районында Мәдәният һәм Сәнгать паркы каршындагы мәйданда зур чара оештырылды.  Чарада катнашучы балаларны һәм аларның әти-әниләрен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ойгуль Мирзашарипова котлады.Биредә балалар өчен мультфильм геройлары катнашында махсус концерт оештырылды, анда балалар бакчаларында тәрбияләнүче коллективлар чыгыш ясады. Шулай ук спорт ярышлары, уеннар, конкурслар, викториналар оештырылды. Анда балалар гына түгел әниләр дә теләп катнаштылар.  Уеннарда җиңүче һәр балага истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International