Бүген, 1 июнь Халыкара балаларны яклау көнендә, "Казан" гаилә Үзәгендә Измайлов Ринат Равил улы һәм Хәбибуллина Наилә Рифкатъ кызының 3 игезәк балалары туу уңаеннан тәбрикләү тантанасы узды.

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Наилә Казанда туып үскән, ә Ринат Волгоград шәһәрендә. Безнең хәзерге гаҗәеп дөньяда киртәләр юк. Наилә һәм Ринат бер-берсен интернет челтәре аша эзләп табалар. 25 март яшь парлар өчен үзенчәлекле көн. Бәхет көне, дөресрәге - өчләтә бәхет. Уллары Дамир, кызлары Эльмира һәм Амира дөньяга килгән көн.  


       Чараның мәртәбәле кунагы Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Илдус улы Фәттахов булды. Ул Казан Мэриясе һәм "Синең файдага" хәйрия фонды тарафыннан әзерләнгән махсус бүләкләр тапшырып, бик тә әһәмиятле вакыйга - берьюлы өч сабый туу белән котлады.
Шулай ук яшь әти-әнине Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе башлыгы Гүзәл Габбасова котлап бүләкләр тапшырды.


       Кунаклар өчен  "Апельсинки" балалар вокаль ансамбле һәм М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрының хор артисты Алсу Мортазина башкаруында җырлар яңгырады.


       Бәйрәм ахырында кунаклар истәлеккә фотога төштеләр һәм"Казан"гаилә Үзәгенең  күзәтү мәйданчыгына  күтәрелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International