Бүген Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан “Энергетик” мәдәният сарае каршысында тантаналы чара узды. Балалар өчен төрле конкурслар һәм уеннар үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре концерт оештырдылар.