1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне!

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Барыгызны да искиткеч бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне белән сезне чын күңелдән тәбриклибез! Бу көн безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле, чөнки балалар – безнең киләчәгебез, алар безгә шатлык һәм бәхет бирүчеләр. Һәр бала мәхәббәткә, ярдәмгә һәм аңлауга мохтаҗ. Нәкъ менә шуңа күрә безгә, өлкәннәргә, балаларга карата булган җаваплылыкны тотарга һәм аларны сыйфатлы, гармонияле, күпкырлы үстерү һәм тәрбияләү өчен барлык тырышлыгыбызны куярга тиешбез.

Сезгә хәбәр итәргә шатбыз: 2016 елның 5 аенда ГХАТ органнарында 22 549 бала тууы теркәлде. Кайбер гаиләләрдә көтеп алынган беренче сабыйлар дөньяга килде, кайберләрендә икенче, өченче, дүртенче һәм аннан соңгы балалар аваз салды.

Бу бәйрәм көнендә аерым рәхмәт сүзләрен әти-әниләргә, әби-бабайларга, педагогларга, үз көчен, җанын балаларына, оныкларына бирүче һәм аларны җылылык, наз белән әйләндерүче һәммәсенә әйтәсе килә.
Татарстан Республикасы халкына сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм иминлек телибез! Барлык балаларның да шатлыклы, кайгысыз, бәхетле балачагы булсын. Аларның йөзләрендә һәрчак бәхетле елмаюлар балкысын, ә хыяллары һичшиксез тормышка ашсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International